Татарстан экологлары Арча мәктәпләре укучыларына табигать саклау проектларын тормышка ашыруда булышачаклар. Казансу елгасының табигый суына сыйфатлы химик анализ ясауда ярдәм итүләрен сорап, бүген Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министрына мөрәҗәгать иттеләр. Фәрит Габделганиев гражданнарны кабул итүне бүген видеоконференцэлемтә режимында үткәрде. Арча муниципаль районының МБГБУ “Лесхоз урта мәктәбе”ндә экологик юнәлешле фәнни эш белән шөгыльләнәләр. Химия укытучысы сүзләре буенча, еш кына лаборатор анализга зарурлык килеп чыга. Министр Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсенә үсеп килүче буынга башлангычларында булышуны һәм гамәли шөгыльләр үткәрүне йөкләде. Моннан тыш, укучылар аналитик контроль буенча махсуслаштырылган Үзәк инспекциядә булачаклар, анда аларга заманча җиһазларны күрсәтәчәкләр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Аналитик контроль буенча махсуслаштырылган үзәк инспекциясе “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” конкурсының “Татарстан Республикасының иң яхшы сынаучысы” номинациясендә җиңүче.
Гражданнарны кабул итүнең чираттагысы видеоконференцэлемтә режимында 24 октябрьдә республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр өчен узачак.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте