Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсының старт алуы турында игълан итә. Катнашырга бурычлары табигать сакларга өйрәтү булган экологик предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф бумаган җәмәгатьчеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экология министрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләре булган журналистлар чакырыла.
Эшләр түбәндәге төркем һәм номинацияләр буенча кабул ителә:
Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр:
- нефть һәм газ сәнәгате;
- төзелеш сәнәгате;
- торак-коммуналь комплексы;
- агро- һәм урман сәнәгате;
- мәктәпкәчә оешмаларда экологик белем бирү;
- гомуми белем бирү оешмаларында экологик белем бирү;
- югары белем бирү мәгариф оешмаларында һәм өстәмә белем бирү оешмаларында экологик белем бирү.
Җирле үзидарә органнары:
- муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә казаныш өчен;
- шәһәр территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә казаныш өчен;
- авыл җирлеге территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә казаныш өчен.
Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар:
- иҗтимагый берләшмәләр;
- гражданнар;
- халык контроле.
Массакүләм мәгълүмат чаралары:
- иң яхшы телесюжет;
- иң яхшы радиосюжет;
- электрон ММЧның иң яхшы материалы;
- периодик матбугат басмаларында иң яхшы публикация.
Материаллар 2017 елның 20нче ноябренә кадәр кабул ителә. Конкурс әйләнә-тирә мохитне саклау, җәмәгатьчелекнең игътибарын экологик иминлек мәсьәләләренә җәлеп итү, шулай ук предприятиеләрне табигать саклау эшчәнлеге өчен бүләкләү максаты белән үткәрелә.
Белешмәләр өчен телефон: 8(843)2676811, журналистлар өчен - 8(843)2676822.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте