Җир асты байлыкларын законсыз чыгарган өчен, «ГК «Втормет» ҖЧҖ җаваплылыкка тарттылар

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Лениногорск шәһәрендә 28 метрлы скважинаны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында ачыкладылар. «ГК «Втормет» ҖЧҖ металл базасы территориясендә җир асты суларын чыгару буенча эшчәнлек гамәлгә ашырыла. Экологлар предприятиенең чыганакларда эшне тиешле лицензиясе булмаган килеш алып барганын ачыклады. Әлеге факт буенча закон бозучыга карата Экология министрлыгы инспекторлары РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 7.3 ст. 1 ө. буенча административ беркетмә төзеделәр һәм «ГК «Втормет» ҖЧҖнең җир асты суларын чыгару буенча эшчәнлеген туктатып тору турында дәгъва белән Яңа Савин районы судына мөрәҗәгать иттеләр. Суд тарафыннан экологларның таләпләрен канәгатьләндерү турында карар чыгарылды. Лицензия алганга кадәр, су алу скважинасы эше туктатылып торырга тиеш.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International