Агачны бергә коткарыйк. Әлмәттә макулатура җыю оештырдылар

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Агач үсентеләрен макулатурага алыштырып. Әлмәттә “Агачны бергә коткарыйк” экологик акциясе узды. Икенчел чимал җыю буенча чараны Әлмәт муниципаль районының Экология һәм табигатьтән файдалану буенча Депратаменты белгечләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе һәм «Экосервис» компаниясе булышлыгы белән оештырдылар. Атна дәвамында тапшырылган һәр 3 кг кәгазь өчен шәһәрдә яшәүчеләр кедр, ак чыршы, имән, өрәңге, чыршы яки карагай үсентесе алды. Экологлар әйтүенчә, макулатура җыю урман саклауның нәтиҗәле чараларыннан берсе булып тора. Акциянең максаты – кешеләрне калдыклар белән эш итүдә һәм яшь үсентеләр утыртуда җаваплылыкка өндәү. Шәһәр һәм районда яшәүчеләр барлыгы 2,2 тонна кәгазь һәм катыргы җыйды. Макулатура тапшырудан килгән акчалар Әлмәт районы балалар йортлары фондына җибәрелде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International