Иртәгә 10:00 сәгатьтә Әлки районы администрациясе бинасында табигать саклау мәсьәләләрендә гражданнарны кабул итү була. Халык сорауларына Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов җавап бирәчәк. Кабул ителүгә 8 843 462 17 57 телефоны буенча язылырга мөмкин.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте