Укучыларның инициатив төркемнәренең бурычлары, планнары һәм аларның эшен оештыру. Яр Чаллыда “Экоактивлар” проектына старт бирелде

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Агарту һәм гамәлләр кылырга мотивацияләү. Яр Чаллыда “Экоактивлар-2017” проектын ачу чарасы булды. Укучылар өчен чараны “Чүп.Бүтән.Юк” Бөтенроссия экологик хәрәкәтенең Яр Чаллы бүлекчәсе активистлары Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе белән берлектә оештырды. Шәһәр белем бирү учреждениеләре экологик берләшмәләренең 200дән артык вәкиле 1нче Шәһәр Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда җыелды. Бу уку елында табигать саклау акцияләре үткәрүгә планнарны бергәләп билгеләделәр. Укучылар алдында Яр Чаллы Башкарма комитеты хезмәткәрләре, ТР Экология министрлыгы белгечләре һәм экологик компанияләр вәкилләре чыгыш ясады. Алар чарада катнашучыларны өмәләр үткәрүдә, икенчел чимал җыюда һәм үткәрелә торган конкурсларда актив катнашырга чакырып мөрәҗәгать иттеләр. “Сез – зур экологик хәрәкәтнең бер өлеше. Сезнең никадәр актив булуыгызга әйләнә-тирә мохитебезнең иминлеге бәйле”, - диде Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең әйдәп баручы белгече Владимир Музафаров. Шулай ук чара кысаларында “Кәгазьгә – икенче тормыш” уникенче экологик акциясенә йомгак ясалды һәм җиңүчеләре бүләкләнде.

“Экоактивлар” проекты укучыларның экологик фикерләвен формалаштыруга, куллану калдыклары белән эш итү культурасын формалаштыруга юнәлтелгән. Программа кысаларында макулатура һәм пластик шешәләр җыю буенча экологик акцияләр, экологик дәресләр, агитация роликлары һәм плакатлар конкурслары оештырылачак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International