Яр сызыгы чикләрен билгеләү, су тармагында табигать саклау өлкәсендә законнарны камилләштерү, су ресурсларының экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү, су басу зоналары чикләрен билгеләү. Әлеге һәм башка мәсьәләләр турында бүген Казанда “Чиста су. Казан” VIII конгрессы кысаларында “Идел елгасын саклау һәм аның пычрануын булдырмау” түгәрәк өстәлендә фикер алыштылар. Чараның оештыручылары Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Су ресурслары федераль агентлыгының Түбән-Идел бассейн су идарәсе булды. Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов су ресурсларын саклау темасының аеруча актуаль булуын билгеләде, чөнки хәзер, Идел елгасының пычрануын булдырмау максатында “Иделне савыктыру” проекты эшләнде. Татарстан әлеге проектны тормышка ашыру буенча пилот регион сыйфатында булачак. Су объектларын саклау максаты белән нинди чаралар күрергә мөмкин булуы турында мероприятиедә катнашучылар сөйләде. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов үзенең чыгышында су ресурсларының экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүдә мөһим рольне урманнар уйнавы турында билгеләп үтте. Аның сүзләре буенча, су саклау зоналарында урман утыртмалары булдыру су һәм җил эрозиясен булдырмауга ярдәм итә, ә бу су объектын сакларга мөмкинлек бирә. Су басу зоналарының чикләрен билгеләү су объектларын саклау мәсьәләләрен чишүдә мөһим фактор булып тора, дип саный түгәрәк өстәлдә катнашучыларның күбесе. Удмуртия Республикасы табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министры урынбасары Мария Романова әлеге мәсьәләне чишү буенча тәҗрибә уртаклашты. “Иж елгасы чикләрен билгеләү максаты белән, Ижевск шәһәре эчендә елганың һәм Ижевск сусаклагычының югары дәрәҗәләре үзгәрешләренә анализ үткәрелде, елганың гомумиләштерелгән гидроморфологик һәм морфометрик характеристикасы төзелде. Плотина аркылы агызылган суның билгеле булган суммар чыгымын истә тотып, Ижевск сусаклагычының түбән бьефының түбән чиге билгеләнде”, - дип сөйләде ул.
“Идел елгасын саклау һәм аның пычрануын булдырмау” түгәрәк өстәлендә катнашучылар тарафыннан тәкъдим ителгән эзләнүләр “Чиста су. Казан” VIII конгрессы йомгаклары буенча чыгарылган мәкаләләр җыентыгына керде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте