Кайнар эздән. Ютазы районында законсыз карьерның эше туктатылды

2017 елның 1 декабре, җомга

Ютазы районының Иске Урыссу авылында җир асты байлыкларын лицензиясез чыгару факты ачыкланды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары чыккан вакытта, бу урында махсус техника эшли. Гомумтаралган файдалы казылма (балчык) чыгару җирле предприятиеләрнең берсе тарафыннан законсыз рәвештә башкарыла. Экологлар исәпләвенчә, эшкәртү мәйданы 6345 кв.м. тәшкил итә, җир асты байлыкларын чыгару тирәнлеге – 8м. Җир асты байлыкларыннан тиешле лицензиясез файдаланган өчен, предприятие РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.3 маддәсенең 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Хәзерге вакытта китерелгән зыянны исәпләүләр башкарыла.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International