Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәтнең бер сәүдә объектында ремонт-төзелеш эшләре алып баручы подряд оешмасының үз эшчәнлеге процессында хасил булган калдыклар хәрәкәте учетын алып бармаганлыгын ачыклаган.
Яңа ел алды чаралары дәвам итә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Минзәлә шәһәре 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә күчмә экологик бәйрәм үткәргән.
Җирле халыкның ризасызлыгын китереп чыгарган чүплекләр юк ителгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Мех уборки – Кама” филиалы белән берлектә Лениногорск районы бакчачылык ширкәтләре территорияләрен тәртипкә салган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай шәһәрендә гимназия укучылары өчен Яңа ел алдыннан экологик бәйрәм үткәргән.
Әлмәт районында беренче класс хәвефлелектәге калдылар өеме юкка чыгарылган. Бакчачылык ширкәте территориясендәге әлеге закон бозу очрагының Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланганлыгын искә төшерик.
Әлмәт районында ике инстанция суды төзелеш оешмасының гаебен раслаган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләренең бер дәвалау учреждениесе территориясендә кешеләрнең медицина карталарыннан легаль булмаган чүплек ясаганлыкларын искә төшерик.
Лениногорск районында бер предприятие җир асты биләмәләреннән файдалану кагыйдәләрен бозган өчен 2,3 миллион сум күләмендә штраф түлиячәк.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләренең балалары бәйрәм рухына һәм әкияти дөньяга чумды. Аларга Кыш Бабай, Кар Кызы һәм Убырлы карчык Яңа ел кәефен бүләк итте.
Гражданнарның су объектына иркенләп килеп-китеп йөрүләрен чикләү. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районында әнә шундый закон бозу очрагын теркәгән.
Лениногорскида яшәүче берәү сөзәклекне тигезләү өчен биналарны сүткәннән калган чүп-чардан файдаланырга карар иткән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чайковский урамында каяндыр китерелгән чүп-чарны тигезләүче махсус техниканың эшләвен күреп алган.