Бүген Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Яңа ел тамашасы узды

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләренең балалары бәйрәм рухына һәм әкияти дөньяга чумды. Аларга Кыш Бабай, Кар Кызы һәм Убырлы карчык Яңа ел кәефен бүләк итте. Балалар тамашаны зур кызыксыну белән күзәтү генә түгел, бәлки әле тылсымлы геройлар тәкъдим иткән мавыктыргыч уеннар һәм күңелле конкурсларда да  бик зур канәгатьлек хисе белән катнашты. Малай-кызлар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады һәм Кыш Бабайны Убырлы Карчыкның мәкерле гамәлләреннән коткарды. Аларга әти-әниләре дә ярдәмгә килде.

Кыскасы, нәни тамашачылар Яңа ел рухын-исен сизеп, эчкерсез сөенде. Бәйрәм көмеш тасмалар яңгыры белән төгәлләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International