Әлмәт районында терекөмешле лампалар чүплеге юкка чыгарылган

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Әлмәт районында беренче класс хәвефлелектәге калдылар өеме юкка чыгарылган. Бакчачылык ширкәте территориясендәге әлеге закон бозу очрагының Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланганлыгын искә төшерик. Терекөмешле лампалар белән пычранган мәйданның 26 кв.м. тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Административ тикшерү барышында әлеге лампалар партиясенең предприятие тарафыннан лицензиягә ия булмаган йөк ташучыга очраклы гына төяп җибәрелүе ачыкланган. Шулай итеп, калдыклар Ульяновск өлкәсенең утильләштерү заводына китерелмичә калган. Әлегә исеме мәгълүм булмаган затларга карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 3 өлеше (“Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылган, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салуга яки эпидемиягә яисә эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау) – бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаятьчел гамәл булмаганда”) буенча беркетмә төзелгән. Бакчачылык шикәте территориясенә яраксызга чыккан терекөмешле лампалар аударып калдырган машина йөртүчене эзләү дәвам итә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International