Минзәләдә Яңа ел бәйрәмен үткәрүгә багышланган экологик чара узган

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел алды чаралары дәвам итә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Минзәлә шәһәре 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә күчмә экологик бәйрәм үткәргән. Бәйрәм темасы табигатьне кайгырту-саклауга багышланган. Хикмәтле әкият геройлары балаларга әйләнә-тирә мохиткә ничек ярдәм итәргә, чүпне ничек азрак булдырырга һәм аны ничек эшкәртүгә тапшырырга, кирәкмәс әйберләрдән яңаларын ничек эшләргә, дигән сорауларга бик аңлаешлы, гади итеп җаваплар биргән. Мәктәп укучыларын Яңа ел чыршысы янында да матур гына сюрпризлар көткән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгече Владимир Мозаффаров балаларны яңа ел күчтәнәчләре белән сыйлаган. Эколог, бу акция илебезнең барлык почмакларында да дәвам иттерелсә, үзебезгә һәм табигатебезгә бик зур файдасы булыр иде, дигән фикер җиткергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International