Эчке эшләр органнары хәбәре буенча экологлар оператив рәвештә Мөслим районына барып кайтты. Мөслим-Иске Карамалы автомобиль юлының юл буе полосасында 30 куб.метр күләмендәге автоцистернасы булган, әйләнеп капланган автотранспорт булуы ачыкланды. Җир өслегенә агып чыккан нефть «елгасы»ның гомуми күләме 532 квадрат метр тәшкил итә.
“Чиста булачак” яшьләр экологик хәрәкәте 1 – 7 апрель көннәрендә файдалы гадәтләр марафонын үтәргә чакыра. Анда катнашучыларга бер атна дәвамында биремнәр үтәү һәм үзләренең йортында ЭКОмәдәниятне үстерү белән шөгыльләнү, экология мәсьәләләре буенча экспертлар белән элемтәгә чыгу, шулай ук экологик гадәтләрне тормыш-көнкүрешкә кертү тәкъдим ителә.
Үткән шимбәдә дөньның барлык илләрендә яшәүчеләр “Җир Сәгате” экологик акциясенә кушылды. Электр энергиясен куллануны киметүдә татарстанлылар да актиа төстә катнашты. Республикада яшәүчеләрнең уртак тырышлыгы белән 50 мегаватт күләмендә электр энергиясе янга калдырылды.
19 март көнне Мәскәүдә Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын җайга салу буенча ведомствоара эш төркеме утырышында гамәлләр тәртибе кабул ителгән.
Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 970 мөрәҗәгать кергән.
Казан шәһәре Совет районы Дәрвишләр бистәсендә яшәүче ваемлы, мәнле кешеләрдән “Халык контроле” системасы аша төзелеш чүп-чарыннан чүплек ясап куелуы турында хәбәр кергән.
“Җир сәгате” – халыкара символик акция. Экологлар аның барышында, планетабызның киләчәгенә битараф булмауны күрсәтеп, утны һәм көнкүреш электр приборларын 1 сәгатькә сүндереп торырга чакыра.
Республикада 1 апрельдән санитария-экология икеайлыгы башлана. Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров муниципаль берәмлекләрнең территорияләрне чистарту буенча көчәйтелгән эш режимына күчүгә әзерлеген тикшерде.
“РазДельный сбор” хәрәкәте волонтерлары тарафыннан төзелгән икенчел чимал җыю буенча белешмәлек яңартылып бастырылган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте аша Чаллы шәһәре Моторная урамында сары төстәге матдәнең һавага чыгарылуы турында хәбәр кергән. Тикшерү максатыннан, махсус аналитик контрольлек инспекциясе инспекторлары кичекмәстән шул урынга юл тоткан.