“Чиста булачак” яшьләр экологик хәрәкәте 1 – 7 апрель көннәрендә файдалы гадәтләр марафонын үтәргә чакыра. Анда катнашучыларга бер атна дәвамында биремнәр үтәү һәм үзләренең йортында ЭКОмәдәниятне үстерү белән шөгыльләнү, экология мәсьәләләре буенча экспертлар белән элемтәгә чыгу, шулай ук экологик гадәтләрне тормыш-көнкүрешкә кертү тәкъдим ителә. Марафон барышында онлайн-трансляцияләр тапшыру планлаштырылган:
• 1 апрельдә 18:00 сәгатьтә. “Кошлар көне” темасы. Спикер: Нечаева Маргарита – Казан шәһәре балалар экология-биология үзәгенең “ДОМ” Экоүзәге педагог-оештыручысы һәм өстәмә белем бирү педагогы.
• 2 апрельдә 12:00 сәгатьтә. “Сәламәт туклану”. Спикер: Загребин Дмитрий – 2019 елда Россия спорт мастеры исеменә лаек булган, ил чемпионы (2016).
• 3 апрельдә 12:00 сәгатьтә. “Минем өемдә чүпне аерып җыю”. Спикер: Шаһиәхмәтова Альбина – Идел буе экология компаниясенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгече.
• 4 апрель көнне 12:00 сәгатьтә “Өйне чүпкә батыру һәм минимализм”. Спикер: Юнысова Лилия – “Минимал” проектын – тотылган әйберләр сейлын оештыручы.
• 5 апрель көнне 12:00 сәгатьтә “Күңел экологиясе” Спикер: Сатикова Диләрә – Татарстан Республикасы “Чиста булачак” Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.
Марафонда теләгендә булган барча кеше катнаша ала! “Минем ЭКОйортым” балалар өчен дә, шулай ук аларның әти-әниләре өчен дә бик кызыклы булачак. Моның өчен https://clck.ru/Mi4x4 сылтамасы аша үтеп, 2020 елның 31 марты 23:00 сәгатькә кадәр теркәлергә кирәк.