Иртәгә “Җир сәгате – 2020” акциясенә кушыл!

2020 елның 27 марты, җомга

“Җир сәгате” – халыкара символик акция. Экологлар аның барышында, планетабызның киләчәгенә битараф булмауны күрсәтеп, утны һәм көнкүреш электр приборларын 1 сәгатькә сүндереп торырга чакыра. Бөтен дөнья күләмендә энергия куллануны киметү, димәк, ресурсларны янга калдыру мөмкинлеге бирә бу. Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) оештырган акция табигатькә һәм планета ресурсларына карата җаваплы мөнәсәбәтнең зарурилыгына игътибарны җәлеп итәргә тиеш.

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, республикада акция үткәрүне хуплау максатыннан чыгып, барлык оешмалар һәм предприятиеләргә административ биналарның архитектура-декоратив утларын  һәм дежур утларын, шулай ук гражданнарның тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итүгә бәйле булмаган башка объектларның утларын һәм электр җайланмаларын 1 сәгатькә сүндереп торуга чакырып, хатлар җибәрде. Акция 20.30 сәгатьтә башланып, 21.30 сәгатькә кадәр дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез: узган елда Татарстанда яшәүчеләр “Җир сәгате” акциясе ярдәмендә 57 мВатт күләмендә электр энергиясен янга калдырды. Акчага санап исәпләсәк, 300 мең сумнан артыграк дигән сүз бу. 2019 елда “Җир сәгате”ндә барлыгы 188 ил һәм 2 миллиардтан артыграк кеше катнашкан. Россиядә исә 30  миллион чамасы кеше акциягә кушылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International