Үткән шимбәдә дөньның барлык илләрендә яшәүчеләр “Җир Сәгате” экологик акциясенә кушылды. Электр энергиясен куллануны киметүдә татарстанлылар да актиа төстә катнашты. Республикада яшәүчеләрнең уртак тырышлыгы белән 50 мегаватт күләмендә электр энергиясе янга калдырылды.
Хәзерге вакытта энергияне сак тоту тенденциясенең һәркайда күзәтелеп килүен әйтеп үтәргә кирәк. Югары технологияле заманча приборлар, гадәтләребезне үзгәртү нәтиҗәсендә, 40 процентка кадәр электр энергиясен янга калдыру мөмкинлеге бирә. Энергияне сак тоту технологияләренең предприятиеләр, шулай ук шәхси затлар тарафыннан көнкүрешкә кертелүе күп кенә экологик проблемаларны хәл кылуда мөһим адымнарның берсе булып тора.
Җир Сәгате – табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт символы, планетабыздагы чикләнгән ресурслар турында кайгырту, җәмәгатьчелекнең климатны саклау буенча хәлиткеч чараларга чакыруы ул. Акция, Бөтендөнья кыргый табигатьне саклау фонды инициативасы белән, ел саен, мартның соңгы шимбәсендә үткәрелә.