19 март көнне Мәскәүдә Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын җайга салу буенча ведомствоара эш төркеме утырышында гамәлләр тәртибе кабул ителгән.
Ведомствоара эш төркеме тарафыннан кабул ителгән эш режимнары нигезендә, хәзерге вакытта Куйбышев сусаклагычы, су ресурсларын туплау һәм балык хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы эшләрен алып бару максатыннан, язын Иделнең түбәнге өлешенә су җибәрү максатыннан, 53,3 м биеклеккә тутырыла.
Су ресурслары федераль агентлыгының башлангыч исәп-хисапларына караганда, су җибәрү 6 апрельдә башланып, 2020 елның 12-25 апрелендә иң зур дәрәҗәдә җитәчәк Шушы чорда Куйбышев сусаклагычында су биеклеге 52,0 метрга калып, 1 майга кадәр шушы дәрәҗәдә тотылачак. 2 майдан соң сусаклагычта су биеклеге, су чыгымы кимү сәбпле, артыр, дип көтелә.
Куйбышев сусаклагычында су биеклегенең 2019 елдагы дәрәҗәгә (49,86 м) калуы фаразланылмый:
Сүз уңаеннан, Түбән Кама сусаклагычының, су биеклеге нормаль дәрәҗәдә тотылып, транзит режимында эшләвен билгеләп үтәргә кирәк.