29 августта «Яшел Россия» бөтенроссия экологик өмәсе үткәрелә

2015 елның 24 августы, дүшәмбе

2015 елның 29 августында Россия Федерациясе территориясендә киң күләмле “Яшел Россия” бөтенроссия экологик өмәсе үткәрелә. Чара Россия шәһәрләренең һәм төбәкләренең экологик торышын яхшыртуны максат итә. Былтыр бу акциядә Россия Федерациясенең 80нән артык регионы катнашкан иде. Ул Татарстанда да ел саен актив үткәрелә. Татарстан Экология министрлыгы хезмәткәрләреннән тыш, анда Татарстанның җәмәгать оешмалары һәм хәрәкәтләре, эре, урта һәм кече эшмәкәрлек вәкилләре катнаша. Акциягә йомгак “Яшел Россия” экологик җәмәгатьчелек хәрәкәтенең 2015 ел азагында үткәреләсе съездында ясалачак.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International