2015 елның 29 августында Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында “Яшел Россия” экологик өмәсе үткәрелә. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте активистлары белән бергә, Өске Кабан күле ярларын җыештырачак. Өмә Хәрби шәһәрчек, 33 янында 10 сәгатьтә башлана. Экология министрлыгы барлык теләүчеләрне дә өмәдә катнашырга чакыра.
Чараның максаты – Россиянең шәһәр һәм төбәкләрендә экологик хәлне яхшырту. Быел бу чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, “Җиңү урманы” акциясе кысаларында үткәрелә.
Былтыр акциядә Россия Федерациясенең 80нән артык төбәге катнашкан иде. Ул Татарстанда да ел саен актив үткәрелә. Чарага йомгак 2015 ел азагында “Яшел Россия” экологик җәмәгать оешмасы съездында ясалачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте