Татарстан Экология министрлыгы хезмәткәрләре бөтенроссия акциясенә кушылды

2015 елның 29 августы, шимбә

Бүген Өске Кабан күле буенда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, “ЧистаБулыр!” экологик хәрәкәте активистлары, федераль ишү спорты күнегүләр үзәге, җәмәгать оешмалары, кече һәм урта бизнес вәкилләре, Казан халык белән берлектә, “Яшел Россия” экологик өмәсендә катнашты. Көн яңгырлы булуга карамастан, Өске Кабан ярларын җыештыруга 150дән артык кеше чыкты. Алар өчен бәйрәм лотереясы, бүләкләүләр оештырылды.

“Яшел Россия” акциясе бүген Россия Федерациясенең бөтен территориясендә үткәрелде. Аның максаты – шәһәр һәм төбәкләрнең экологик торышын яхшырту. Быел бу чара Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Җиңү урманы” акциясе кысаларында уза. Чарага йомгаклар “Яшел Россия” экологик иҗтимагый хәрәкәтенең 2015 ел азагында узачак съездында ясалачак.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International