Казанда су ресурслары белән идарә итү буенча Россия-Кытай комиссиясе эш төркеменең VI утырышы ачылды

2015 елның 26 августы, чәршәмбе

Бүген Казан Ратушасында су ресурслары белән идарә итү буенча Россия-Кытай комиссиясе эш төркеменең VI утырышы башланды. Утырыш чик-ара суларны бәрәкәтле куллану һәм саклау темасын тикшерә.

Эш төркеме әгъзаларын Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров тәбрикләде. Арытаба ул чик-ара суларның тискәре йогынтысын кисәтү, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, гидротехник корылмаларның техник торышын тиешенчә тоту мәсьәләләрен чишүдә Россия Һәм Кытай хезмәттәшлегенең мөһимлеген һәм заманчалыгын ассызыклады. Татарстан Идел буе федераль округының иң күп сулы төбәге булып тора, шуңа бәйле рәвештә су ресурсларының сыйфаты һәм алардан рациональ файдалану республиканың социаль-экономик иминлегенең хәлиткеч факторы булып тора, дип белдерде.

Эш төркеменең Россия өлеше җитәкчесе, Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вадим Никаноровның әйтүенчә, Кытай коллегаларын бигрәк тә су ресурслары, плотиналар, яр буйларын ныгыту корылмалары белән идарә итү системасы кызыксындыра. Татарстан Россия-Кытай комиссиясе эш төркеменең VI утырышын үткәрү урыны итеп юкка сайланмаган. Россия территориясендә иң зур Куйбышев сусаклагычы белән идарә итү системасы белән танышу күздә тотыла.

Эш төркеменең Кытай өлеше башлыгы, Кытай халык республикасы Су хуҗалыгы министрлыгының Су хуҗалыгын планлаштыру һәм проектлау институты директоры урынбасары Ли Юаньюань су ресурслары буенча идарә итү өлкәсендә Россия һәм Кытай хезмәттәшлеге уңышлы башкарыла торган 4 төп юнәлешне аерып күрсәтте. Алар – гидрологик мониторинг, су ресурсларыннан файдалану өлкәсендә фикер алышу, чик-ара елгаларда саклаулы су ресурслары һәм су хуҗалыгы буенча өйрәтүләр.

Су ресурслары белән идарә итү буенча Россия-Кытай комиссиясенең VI утырышы 28 августка кадәр барачак.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International