2015 елның 1 сентябреннән Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында “Мәктәп экопатруле” башлана. Конкурс икенче елын үткәрелә. Оештыручылары – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Информатизация һәм элемтә министрлыгы. Конкурс мобиль телефоны булган һәр мәктәп баласы укудан буш вакытта чүплекләрне сүрәткә төшереп, Татарстан Информатизация һәм элемтә министрлыгы колл-үзәге фильтры аша Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына җибәрә алсын өчен оештырыла, Экология министрлыгында исә һәр мәктәп баласы, аның мәктәбе, классы, муниципалитеты буенча статистика формалаштырыла. Һәр чүплек буенча табигать саклау органнары күзәтчелек чаралары күрәчәк, мәктәп баласы үзе сүрәткә төшергән чүплекнең бетерелүе турында белешмә алачак. Конкурсның информацион-техник мәйданчыгы итеп мобиль телефоннар өчен iOS я Android операцион системалары базасындагы кушымта эшләтелә. Бу мобиль кушымта ярдәмендә мәктәп баласы https://edu.tatar.ru/ порталында логин белән теркәлеп шәхси кабинет та ача ала.
Конкурста 1-11 класс укучылары катнаша ала. Иң күп белешмәләр җибәргән актив укучыларга уку елы азагында кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.
Конкурсның максатлары:
– Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны әйләнә-тирәлекнең торышын яхшырту буенча практик эшкә җәлеп итү;
– халыкка электрон рәвештә бирелә торган дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру;
– Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында укучыларда тормышка актив караш тәрбияләү.
Тулырак белешмәләр – Министрлык сайтының “Конференцияләр, конкурслар, грантлар” бүлегендә.
Министрлыкның матбугат хезмәте