Бүген, 2015 елгы Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында, Анатолий Иванович Щеповских истәлегенә багышланган “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” бөтенроссия конференциясе үткәрелде.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров үзенең тәбрикләү чыгышында: бу X төбәк-ара конференция техноген йөкләнешне арытаба киметүне һәм җитештерүнең экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүче инновацион табигать саклау технологияләрен һәм җиһазларын әзерләү һәм җитештерүгә иңдерүнең анык юнәлешләрен билгеләр, дигән ышаныч белдерде.
Конференциядә Татарстанның алдынгы индустрия предприятиеләре белгечләре, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән галимнәр катнашты. Үз докладларында алар иң яңа технологияләргә һәм җитештерүнең экологик йогынтысын бетерү алымнарына җентекләп тукталдылар. Түбәндәге темаларга 17 доклад укылды:
– әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә дәүләти көйләүнең яңа һәм көнүзәк мәсьәләләре, Россия Федерациясендә күзәтчелекне үстерү перспективалары;
– калдыклар белән эш итү өлкәсендә кулланышлы иң яхшы технологияләрнең белешмәлеген формалаштыру проблемалары;
– нефть-газ чыгару компанияләре өчен табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау белән идарә итүнең геоинформацион системасын булдыру методологиясе;
– Татарстан территориясендә нефть һәм нефть продуктлары түгелүне кисәтү һәм аның нәтиҗәләрен бетерү чараларын оештыру;
– нефть продуктлары белән пычранган җирләрне рекультивацияләү һәм башкалар.
Конференция йомгаклары буенча экспертлар комиссиясе өч иң яхшы докладны билгеләде, аларның авторлары махсус дипломнар белән бүләкләнде.
1нче урын – Ощепкова Анна Зальмановна, “Экология” УралНИИ ФДБО бүлек башлыгы, техник фәннәр кандидаты, Пермь шәһәре
2нче урын – Вәлишева Зилә Рәшитовна, “ТАНЕКО” ААҖ әйләнә-тирәлекне саклау бүлеге башлыгы, Түбән Кама шәһәре
3нче урын – Шишинов Александр Васильевич, “Карбамид фәнни-тикшеренү һәм проект институты” ААҖ техник директоры, Түбән Новгород өлкәсе Дзержинск шәһәре
Министрлыкның матбугат хезмәте