Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының төп эш юнәлешләре белән танышты. Министрга мониторинг инструментлары һәм алымнары, аерым алганда елга һәм каналларда су юлы профилен, агым тизлеген, су чыгымын тиз һәм төгәл үлчи ала торган RiverSurveyor инструменты күрсәтелде. “Бу алымны куллану су объектларының төбен, геоэкологик торышын өйрәнү, сулыкларның экосистемасын яңадан торгызу эшләрен тизләтергә мөмкинлек бирә, – дип белдерде Фәрит Габделганиев. – Бүген экология министрлыгы әйләнә-тирәлеккә мониторингның заманча алымнарын куллана
Бүген Казанда, “Индустриаль минераллар: яткылыкларны прогнозлау, эзләү, бәяләү һәм үзләштерүнең инновацион технологияләре” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция бара, анда геологик эзләү, тау-эшкәртү индустриясенең хәзерге проблемалары һәм заманча чимал эшкәртү технологияләре тикшерелә. Ул “Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе үзәк фәнни-тикшеренү институты” федераль дәүләти унитар предприятиесенең 70 еллыгына багышлана.
Конференциядә катнашучыларны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев тәбрикләде. “Геология тармагы мәсьәләләренә Татарстан хөкүмәте зур игътибар бирә, – диде ул, – республиканың минераль чимал базасын геологик өйрәнү һәм яңадан торгызу буенча күпьеллык, җентекле һәм уңышлы эшләр шул турыда сөйли. Татарстанда үткәреләНачар һава торышы “кара казучылар”га киртә түгел. Узган ял көннәрендә Казанның Утар бистәсе янындагы Көньяк-Индустриаль урамында җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге чираттагы хокук бозу туктатылды. Тиешле документлар булмаган килеш ком чыгару 1.2 мең кв.м мәйданда башкарылган. Шул урында төягеч һәм экскаватор йөртүчеләр тоткарланды, ком ташучы КамАЗлар теркәүгә алынды. Экология министрлыгы инспекторлары РФ КоАП 7.3 ст. 1 ө. (“Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану”) буенча беркетмә төзеде. Факт буенча барлык документлар җинаять эше кузгату өчен хокук саклау органнарына тапшырылачак. Табигать саклау законнарын бозу Казан шәһәренең законсыз карьерларын Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры тикшерүе кысаларында ачыкланды.
Карьерларны законсыз казуны кисәтү Экология министрлыгында өстенлекле булса да, экология министры Фәрит Габделганиев бу юнәлештә күзәтчелекне тагы да көчәйтергә кушты. “Быел профилактикКазан шәһәренең Балалар экология-биология үзәге мәктәп балаларының “Кояшлы күпер” X экологик сәхнә иҗаты фестиваленә гаризалар кабул итә башлады. Конкурсның максаты – табигый байлыкларга сак караш, аларны рациональ куллану пропагандасы, табигатьне саклауга җәлеп итү. Конкурста музыкаль һәм мәктәпкәчә оешмаларның туган як табигатен өйрәнү, саклау белән кызыксынучы 1-11 класс укучылары, коллективлары, иҗади берләшмәләре катнаша ала.
Мөхтәрәм татарстанлылар!
Сезне Халык бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм!
Без тыныч дәвердә яшибез, һәм бу зур бәхет. Көч-куәтебез иҗади хезмәткә юнәлтелгән. Бүгенге көндә хакимият, җәмгыять, бизнес шактый катлаулы мәсьәләләрне бергә хәл итәргә тиеш. Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр – табигый байлыклар2015 елның 15 ноябрендә “Кеше һәм табигать” еллык республика конкурсына гаризалан кабул итү төгәлләнә.
Чараны республика хәбәр тарату чараларының эшен активлаштыру, экологик тематиканы яктыртучы журналистларның һөнәри осталыгын күтәрү максатыннан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үткәрә. Анда республика, район, шәһәр, предприятие һәм оешмаларның электрон, басма, теле- һәм радио-хәбәр чараларының журналистлары һәм коллективлары, иҗат берләшмәләре катнаша ала.
2015 елда Татарстанда ачыкланган чүплекләрнең 93%ы инде бетерелгән, – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе шундый белешмә бирә.
Экология министры Фәрит Габделганиев кышка кадәр республика территориясен яраклы торышка китерү эшләрен көчәйтергә кушты. Җитешсезлекләр исә Чистай, Аксубай, Алексеевск, Чүпрәле, Тәтеш районнарында бар.
Казан шәһәре территориясе үткән шимбәдә актив чистартылды. Тукай урамы 90 адресындагы йорт сүтүдән калган чүп-чар, агач өемнәре бетерелде. Шәһәр үзәген исә күмәк көч белән Мэрия хезмәткәрләре, волонтерлар, “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте активистлары һәм иреклеләрК(И)ФУ студентлары аналитик җиһазлар кулланып әйләнә-тирәлеккә антропоген йогынты чыганакларына мониторинг системасы белән таныштырылды. Күзәтү экскурсиясе Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясендә үткәрелде. Студентлар индустриаль ташлаулар анализы һәм атмосфера һавасы анализы, су һәм туфрак анализы, физик-химик анализ алымнары, биологик контроль, оператив контроль бүлекләрен карадылар, бүлек җитәкчеләре һәм лаборатория хезмәткәрләре аларга үз эшчәнлекләре турында сөйләде, хәзерге стандартларга туры килүче эш җиһазлары һәм приборлар, табигый һәм агынты сулар, атмосфера һавасы һәм индустриаль ташлаулар пробаларын алу һәм анализлау турында сөйләде, физик-химик анализ алымнары