Студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр һәм тикшеренүчеләр яшьләрнең Татарстан Фәннәр Академиясенең 25 еллыгына һәм “Җир хартиясе”нең 15 еллыгына багышланган II республика фәнни-экологик конференциясендә катнаша ала. Чара 2016 елның 7-8 апрелендә Татарстан Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтында үткәрелә. Аның эше түбәндәге юнәлешләрдә барачак:
1. Экология, табигатьтән файдалану һәм тотрыклы үсеш.
2. Табигатьтән бәрәкәтле файдалануның хокукый нигезләре.
Конференция эшендә турыдан-туры гына катнашырга мөмкин (доклад – 10 минут, сорауларга җаваплар – 10 минут). Йомгаклар буенча фәнни хезмәтләр җыентыгы бастырылачак (ISBN бирелеп), аңа телдән доклад ясаучыларның мәкаләләре кертеләчәк. Иң яхшы хезмәтләр Россия гамәли экология журналында (РИНЦ) дөнья күрәчәк. Мәкаләләр 2016 елның 21 мартына кадәр confer-ipen@mail.ru электрон адресына кабул ителә.
Тулырак белешмәләр 298-22-66 телефоны буенча.
Министрлыкның матбугат хезмәте