Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Казан Балалар экология-биология үзәгендә булып кайтты.
Үзәк балаларга экологик тәрбия бирү белән шөгыльләнә, бүгенге көндә анда 1412 мәктәп баласы белем ала. Үзәкнең бай гына укыту базасы, 500ләп төрдәге үсемлекләр коллекциясе бар, ул Россия Фәннәр Академиясенең Ботаника бакчалары советында кушымта әгъза булып тора. Анда өлкән класс укучылары өчен “Биосфера” шәһәр фәнни-экологик җәмгыяте, “Яшел ил” балалар оешмасы, “Салават күпере” экология театры эшли; “Зилант” экология форумы, “Керәшә” сау яшәеш хәрәкәте, “Феникс” орнитология түгәрәге, “Кояш күпере” экологик иҗат театры, “Татарстан табигатен саклыйк” конкурсы кебек озайлы экологик проектлар тормышка ашырыла. Бөтендөнья Кыргый табигать көнендә үзәктә кунаклар өчен әйләнә-тирәлеккә сак караш темасын күтәрүче театраль тамаша күрсәтелде. Экология министры Ф.Габделганиев үзәкнең эшен югары бәяләде.
Министрлыкның матбугат хезмәте