Сәләтле яшьләр, яшь галимнәр, балалар һәм яшьләр оешмалары активистлары “Татарстаныбыз” VI республика яшьләр форумында катнаша ала. Гаризалар 7 мартка кадәр кабул ителә. Форумда “Инновация территориясе”, “Архитектура һәм сәнгать территориясе”, “Эшмәкәрлек территориясе”, “Игелек территориясе”, “Куркынычсызлык территориясе”, “Спорт территориясе”, “Мәгълүмәт территориясе”, “Кече ватан территориясе”, “Тынычлык һәм татулык территориясе”, “Яшьләр территориясе” дигән 10 тематик мәйдан булачак. Иң яхшы проектлар һәм идеяләр Форумның финал күргәзмәсендә Татарстан җитәкчелегенә күрсәтелеп, арытаба министрлыклар һәм тармаклар ярдәме өчен йомышлар исемлегенә кертеләчәк. Максат – Татарстан яшьләренең киң даирә сорауларын тикшерү өчен, шулай ук сәләтле яшьләрнең социаль әһәмиятле, инновацион һәм иҗтимагый файдалы идея һәм проектларын Татарстан балаларының һәм яшьләренең интеллектуаль-иҗади потенциалын нәтиҗәле үстерү һәм тормышка ашыру системасының нигезе буларак тәкъдим итү, тикшерү, бәяләү өчен шартлар тудыру.
Теркәлү һәм тулырак белешмәләр Форумның www.forumtatarstan.ru сайтында.
Экология өлкәсендәге проектларны теркәү буенча (843) 2676811, 2642367 телефонына шалтыратырга.
Министрлыкның матбугат хезмәте