Бүген Татарстанның мәгариф оешмаларында Бөтендөнья Кыргый табигать көненә багышланган ачык дәресләр, лекцияләр, класс сәгатьләре үткәрелә. Максаты – яшь буынга экологик белемнәр тарату, табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш һәм экологик үзаң тәрбияләү, өзлексез экологик белем һәм тәрбия бирү.
Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай шәһәренең 5нче “Кояшкай” балалар бакчасында “Кыргый табигатьнең киләчәге безнең кулда” дигән шөгыль үткәрде, балаларга урманнарда яшәүче кыргый хайваннар турында сөйләде, конкурс, викторина һәм интерактив уен оештырды.
Бөтендөнья Кыргый табигать көне – БМО Генераль Ассамблеясы 2013 елның декабрендә керткән яңа бәйрәм. Аның датасы 1973 елның 3 мартында СИТЕС конвенциясе бетә баручы флора һәм фауна төрләрен сату-алуны тыюга бәйләп куелган. Истәлекле көннең төп максаты – гражданнар һәм хакимиятләр игътибарын кыргый табигатьнең матурлыгына һәм төрлелегенә, Җир йөзеннән юк булу куркынычы яный торган нәрсәләргә, шулай ук үсә баручы, бер көнлек файда өчен бәяләп беткесез кыргый табигать вәкилләрен юк итүче браконьерлык проблемасына юнәлтү. Хәзерге вакытта 28 меңнән артык үсемлек һәм 5 меңнән артык хайван төре сак астында тора.
Министрлыкның матбугат хезмәте