Иннополиста чүпчарны аерым җыю башланды

2016 елның 4 марты, җомга

­Ин­но­по­лис шә­һә­рен­дә икен­чел чи­мал җыю кон­тей­нер­ла­ры ку­ел­ды. Ае­рым җыю иң­де­рү­не га­ди­ләш­те­рү өчен ике­гә бү­леп җыю кул­ла­ны­ла, аның бу­ен­ча кон­тей­нер мәй­дан­чык­ла­рын­да бар­лык икен­чел чи­мал­ны – ма­ку­ла­ту­ра, плас­тик ше­шә­ләр, по­ли­э­ти­лен таш­лау өчен өс­тә­мә бер кон­тей­нер ку­е­ла. Шун­дый кон­тей­нер­лар сорт­лау ба­за­сы­на ил­те­леп, ан­да мах­сус өй­рә­тел­гән эш­че­ләр икен­чел чи­мал­ны фрак­ци­я­ләр­гә ае­ра, шун­нан соң ба­ры­сы эш­кәр­тү­гә оза­ты­ла. Про­ект­ның парт­не­ры – Идел буе эко­ло­гик ком­па­ни­я­се.

Өс­тә­мә кон­тей­нер­лар ку­ел­ган көн­дә Ин­но­по­лис­та яшә­ү­че­ләр өчен “Икен­чел чи­мал ки­тер дә бү­ләк ал” ди­гән ак­ция үт­кә­рел­де, ан­да шә­һәр хал­кы һәм Ин­но­по­лис Уни­вер­си­те­ты кат­наш­ты, тон­на­га якын икен­чел чи­мал җы­ел­ды.

Ин­но­по­лис бү­тән шә­һәр һәм ра­йон­нар өчен уңай үр­нәк бу­лыр­га гы­на тү­гел, ае­рым җыю проб­ле­ма­ла­рын һәм бу­рыч­ла­рын өй­рә­нү-тик­ше­рү мәй­да­ны да бу­лып ки­тәр­гә мөм­кин.

Ми­нис­тр­лык­ның мат­бу­гат хез­мә­те

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International