Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре “Россиянең чаңгы юлы - 2017” XXXV Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышында катнашты. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев чыгыш ясады. “Татарстан Президенты һәм республика Хөкүмәте исеменнән, шулай ук шәхсән үзем “Россиянең чаңгы юлы” узышында катнашучыларның барысын да котлыйм. Бөтен
Ел саен 19нчы февральдә Орнитолог көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең тарихы 1983 елда СССР Фәннәр академиясе каршында Бөтенсоюз орнитологлар җәмгыяте (хәзерге Мензбир җәмгыте) оештырудан башлана. Фәнни җәмгыять кыргый кошларны өйрәнү, саклау һәм рациональ файдалану белән шөгыльләнүче белгечләрне берләштерә. Орнитолог көне – җәмәгатьчелекнең игътибарын кошларны өйрәнүгә һәм саклауга җәлеп итү, шулай ук фәнни белемнәр тарату мөмкинлеге.
Экология стандартларын тормышта һәм йорт төзегәндә куллану, дөрес туклану кагыйдәләре, каты көнкүреш калдыкларын сортларга аерганда кулланыла торган методикалар – бүген Татарстан Республикасының яшь педагоглары шундый мәсьәләләр турында фикер алышты. “Дуслык” белем бирү-сәламәтләндерү үзәге базасында Республика яшь педагоглар мәктәбе -2017 узды. Мәктәп кысаларында анда катнашучылар “Яшел ГТО” проекты белән таныштылар. Чара ике этапта узды: тест һәм интерактив өлеш. Тест өлешендә ресурсларга сакчыл мөнәсәбәт, чүпне аерым җыю, социаль реклама, сәламәт туклану һәм хайваннарга ярдәм буенча сораулар бар иде. Интерактив өлештә биш мәйданчык - “ЭкоЙорт”, “ЭкоМаркет”, “Чүпне аерым җыю”, “Яшел Татарстан”, “Калдыкларның үзлекләре”, экзаменда катнашучылар бу мәйданчыкларда үзләренең экологик фикерләвен күрсәттеләр. Республиканың 127 яшь педагогы сынауларны уңышлы узды.
Татарстан Республикасында беренче тапкыр, табигать саклау өлкәсендә закон бозганы өчен, Казанда яшәүче берәүне бер елга төзәтү эшләренә хөкем иттеләр. 2016 елның апрелендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына законсыз ком чыгару турында хәбәр килде. Хәлне ачыклау өчен, Экологик күзәтчелек буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары урынга чыкты. Факт расланды – гомумтаралган файдалы казылмалар чыгару лицензиясез
Инде иртәгә үк бөтен ил укучылары экологик онлайн-дәрестә катнаша ала. ЭКОзанятие Мәскәү дәүләт университетында узачак, ә трансляция Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының рәсми сайтында барачак: www.mnr.gov.ru. Экологик дәресне Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской белән М.В.Ломоносов ис. МДУ ректоры Виктор Садовничий үткәрәчәк. Мероприятие яңа “Бөтенроссия мәктәп экология дәресе” акциясенә старт булып торачак.
Татарстанның экология министры Фәрит Габделганиев Алабуганың мәдәният хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу шәһәр Мәдәният сараеның кече залында узды. Министр мәдәният мәсьәләләренә, шул исәптән экологик культура мәсьәләләренә Алабуга бирә торган игътибарның тәрбия нәтиҗәсе икәнен, аның кешенең
“Мультикомфортлы йорт проектлаштыру - 2017” халыкара конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә. Катнашучыларга, Мадридның Гран-Сан-Блас территориясе чикләре буйлап микрорайонның шәһәр мохитен торгызу буенча, әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә туры килә торган һәм шәһәр киңлегенә гармонияле рәвештә керешеп киткән архитектура проекты эшләргә кирәк. Испания башкаласының климат шартларын һәм төбәк үзенчәлекләрен истә тотып, MAD
Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Алабуга мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында ашамлыкларның сыйфаты, сәламәт тукландыру принциплары һәм аны оештыру белән танышты. “Һәр кешенең сәламәтлеге ул куллана торган азык-төлек сыйфатына нык бәйле. Шуңа күрә сәламәт туклану гадәте һәр гаиләдә кече яшьтән үк формалашырга тиеш. Мәктәп укучысы рационына экологик чиста ашамлыклар гына кертелергә тиеш”, - диде министр.
Татарстан укучылары Бөтенроссия “ЭКО-БАТЛ” видеороликлар конкурсында катнаша ала. Конкурста катнашу өчен, укучыларга http://mediabat.ru виртуаль мәйданчыгында теркәлергә һәм Россиянең экологик куркынычсызлыгы темасына багышланган видеоматериал җибәрергә кирәк.
“Үз төбәгеңнең матурлыгын гәүдәләндереп калдырырга өлгер!” Татарстан фотосөючеләрен Рус географик җәмгыятенең “Иң матур ил” III конкурсында катнашырга чакыралар. Фотоконкурс Россиянең табигый һәм мәдәни мирасын саклау мәсьәләләренә игътибар җәлеп итүгә, шулай ук фотография сәнгате аша әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелгән. Конкурста, яшенә һәм яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләгән һәркем катнаша ала.