Ютазы районында каты көнкүреш калдыклары полигонында пиролиз җайланмасын сынап карауга керештеләр.
Яңа техниканың өстенлекләрен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгынң Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары бәяләде. “Пиролиз каты көнкүреш калдыклары эшкәртүнең экологик куркынычсыз алымы булып тора. Җайланманың экологиялелеге -әйләнә-тирә мохитне пычратмау ягыннан караганда аның нәтиҗәлелегендә”, - дип билгеләде Ык буе идарәсе экологлары.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте