Югары Ослан районында алтай маралларын табигый мохиткә чыгарып җибәрделәр

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

“Лесной Ключ” дәүләт табигый аучылык заказнигы базасында (Татарстан Республикасының Югары Ослан муниципаль районы) алтай маралларын табигый мохиткә чыгарып җибәрделәр. Мероприятиедә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Кызыл китапка кертелгән боланнар һәм мараллар быелның маенда Балык Бистәсе районы урманнарына җибәрелгән иде. Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында Татарстанда кыргый табигатьне саклау буенча чаралар үткәрелә, алар урмананнарда биотөрлелекне сакларга, хайваннар популяциясен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Кыргый табигатьне саклау бурычы экология елы алдыннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Россиянең табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской тарафыннан куелган иде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International