Татарстан укучылары – Бөтенроссия табигать саклау, экологик-мәгърифәти, иҗади проектлар конкурсы җиңүчеләре

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Татарстан укучылары икенче Бөтенроссия табигать саклау, экологик-мәгърифәти, иҗади проектлар конкурсында җиңүчеләр булды. Мероприятие “Синең табигать” коммерцияле булмаган автономияле оешма тарафыннан Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы булышлыгы белән уздырылды. Укучылар 2016 ел – 2017 елның беренче кварталы дәвамында экология, табигать саклау һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә региональ проектлар эшләделәр һәм гамәлгә ашырдылар. Конкурс йомгаклары буенча Татарстаннан 12 укучы “Индивидуаль проектлар – 2017” номинациясендә җиңде. Приз – “Артек” балалар үзәгенә 27 майдан 18 июньгә кадәр узачак экологик сменага путевкалар. Экологик смена табигатьне саклау һәм тыюлыклар эше идеяләрен алга этәрү, экологик культураны үстерү, яшьләргә рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә. Смена кысаларында галим-биологлар, экологиянең төрле өлкәләре экспертлары, педагоглар, аеруча саклана торган табигый территорияләр белгечләре, методистлар, экологик иҗтимагый оешмалар вәкилләре балалар өчен төрле интерактив дәресләр, экологик презентацияләр, акцияләр, флэшмоблар, уеннар һәм квестлар үткәрәчәк.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International