Һәр сыерчыкка – бер сарай. Түбән Кама укучылары #ЭКОяз2017 акциясе кысаларында сыерчык оялары ясады

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Түбән Каманың 11нче мәктәбе укучылары #ЭКОяз2017акциясе кысаларында сыерчык оялары ясауда катнаштылар. Канатлы дуслар өчен кош өйләрен укучылар технология дәресләрендә ясадылар. Барысын да якындагы урманга эләчәкләр. Кош өйләре ясау идеясен укучыларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары экологик дәрестә тәкъдим итте. Сыерчык ояларын ничек дөрес ясарга һәм нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Экологлар фикеренчә, сыерчык оялары ясау үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирүдә, укучыларны табигать саклау мәсьәләләренә җәлеп итүдә һәм аларның иҗади сәләтләрен үстерүдә булыша. Түбән Каманың 11нче мәктәбендә кошчыкларга өйләр ясау буенча акция дәвам итәчәк.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International