Табигать һәм кеше үзара ничек бәйләнгән? Районның су объектлары нинди хәлдә? Нәрсә ул агроэкология? Әйләнә-тирә мохит буенча шушы һәм башка сораулар турында Буа гимназиясе укучылары “Табигать һәм без” дигән XVI район экологик конференциясе кысаларында фикер алышты. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре мөрәҗәгать итте. Алар укучыларның табигатьне саклау мәсьәләләре белән тирәнтен кызыксынуларын билгеләде һәм аларга башлаган эшләрендә булышырга әзерлекләрен белдерде. Үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен 5нче гимназия укучылары 4 секциядә тәкъдим итте: “Гомуми экология”, “Туган як экологиясе”, “Әйләнә-тирә мохит һәм кеше сәламәтлеге”, “Агроэкология һәм география”. Жюриның югары бәясенә укучыларның Буа территориясен төзекләндерүгә юнәлтелгән проектлары лаек булды: парклар һәм скверлар булдыру, урамнарда экологик чиста материаллардан эшләнгән эскәмияләр һәм беседкалар кую.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте