Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Буа районының санитар хәле буенча рейд үткәрде. Экологларның игътибарын ике авыл җәлеп итте: Бикмураз һәм Түбән Наратбаш. Торак пунктларда экологлар калдыклар урнаштыруның 8 санкциясез урынын теркәде, анда металл ватыклары, үзагач, кара металл, автомобиль шиннары. Территорияләрне пычратуга юл куйган затлар РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе “Җитештерү һәм куллану калдыклары белән, озон катламын җимерә торган матдәләр яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү” буенча административ җавапка тартылачак.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте