Буаның мәктәпкәчә балалары канатлы дуслар өчен өйләр ясады

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Буаның “Алтынчәч” мәктәпкәчә учреждениесендә тәрбияләнүчеләр #ЭКОяз2017 акциясенә кушылдылар. Мероприятие кысаларында балалар әти-әниләре белән бергә канатлы дуслар өчен сыерчык оялары ясады. Кечкенә өйләр ясау нәниләрдә бик зур кызыксыну уятты. Педагоглар билгеләп үткәнчә, балалар иҗади чарада актив катнашкан. Һәркайсы үзенең дусларын ясаган әйберсенең үзенчәлекле дизайны һәм гадәти булмаган формасы белән гаҗәпләндерергә тырышкан. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре балаларга һәм тәрбиячеләргә табигать саклау акциясендә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Алар мондый гамәли чараларның балаларда табигатькә карата сакчыл һәм игътибарлы мөнәсәбәт һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләве турында әйтте.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International