Идел буе округы Арбитраж суды эше Унберенче арбитраж аппеляция суды карарын кире кагу белән тәмамланды. Инде август аенда ук Экология министрлыгы инспекторлары Әлмәт шәһәре эчендә закон бозу очрагын ачыклаганнар иде. Дала Зәе елгасы янында буага керү юлында «Спецгидрострой» ЯАҖ профнастилдан коймалар куйган һәм ярны җир белән күмеп тигезләү эшләре алып барган. Бу урында авыр техника – экскаватор, трактор һәм КамАЗлар эшли. Буаның каршы ягында нигез чокыры казыганнар. Казып алынган җирне ярны күмү өчен чыгарганнар. Су объектының яр буе саклау полосасында эшчәнлекне гамәлгә ашыруның махсус режимын бозган өчен, ЯАҖ «Спецгидрострой»ны РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.42 маддәсе буенча җавапка тарталар. Штраф – 200 мең сум. Закон бозучы Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе карары белән килешми, Унберенче арбитраж аппеляция судына шикаять белән мөрҗәгать итә. Үз чиратында, Экология министрлыгы кассация шикаяте белән Идел буе округы Арбитраж судына мөрәҗәгать итте, ул Унберенче арбитраж аппеляция суды карарын кире какты.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте