Экологлар “Ачык ишекләр көне” үткәрде

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

Бүген бөтен Татарстан территориясендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан оештырылган “Ачык ишекләр көне” үтте. “Мондый мероприятиеләр халык белән тагын да тыгызрак элемтәдә эш итәргә һәм Татарстан кешеләрен нинди мәсьәләләр борчыганын аңларга мөмкинлек бирә. Әйләнә-тирә мохитнең торышы, үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү, табигать саклау мероприятиеләрендә катнашу кебек мәсьәләләрнең татарстанлыларны битараф калдырмавы куанычлы”, – диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. Ул, гражданнарга уңайлы булсын өчен, республикада элемтәнең бөтен каналларын файдалану мөмкинлеге булган республика иҗтимагый экологик кабулияте эшләве турында әйтте.

Төрле мәсьәләләр турында сүз барды: экология өлкәсендә закон бозулар, җәмәгать урыннарын төзекләндерү, халыкны агарту, экомәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек. Аерым алганда, Казан автотранспорт техникумы укытучылары массакүләм табигать саклау мероприятиеләрен үткәрүдә студентларның ярдәмен тәкъдим ителәр. Алар моның яшьләрне актив җәмәгать эшчәнлегенә җәлеп итәчәген һәм республиканың бөтен үсеп килүче буыны өчен үрнәк булып торачагын билгеләп үттеләр.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International