Бүген Казандагы ТЭЦ-3тә Россиядә иң куәтле газ-турбина җайланмасы эшләтеп җибәрелде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа блокны төзүнең икътисадый параметрларны шактый яхшыртырга һәм электр энергиясе базарында конкуренциягә сәләтле булырга мөмкинлек бирә торган уникаль проект икәнлеген билгеләп үтте. Россиядә мондый параметрларга һәм егәрлеккә ия булган җайланма хәзерге вакытта бердәнбер.
Казандагы ТЭЦ-3тә, “ТГК-16”ААҖ филиалында яңа блок станцияне комплекслы модернизацияләү кысаларында төзелгән. Газ-турбина җайланмасы дөньядагы иң эре һәм иң нәтиҗәле 405,6 МВт егәрлекле газ турбинасы базасында корылган.
Проектның эконмиялелеген һәм экологиклыгын Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев та бәяләде. Ул яңартылган җылылык электр үзәгенең регионда уңайлы экологик хәлне сакларга мөмкинлек бирәчәге турында әйтте. ТЭЦ-3тә өр-яңа технологияләр куллану атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгармаларын киметүгә китерәчәк. Монан тыш заманча системаны кертү электр һәм җылылык энергиясен куллануны киметәчәк, бу җылылык электр станциясенә энергияне әзрәк күләмдә эшләп чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Бу исә регионның табигый ресурсларын саклауга ярдәм булачак. Энергия саклау һәм экологиянең үзара бәйләнеше проблемасына мондый мөнәсәсбәт әйләнә-тирә мохитне чистарак һәм уңайлырак итәргә булышачак.
ТР ЭТБМ мабугат хезмәте