Конфедерация Кубогы кысаларында Татарстан экологлары атмосфера һавасы сыйфаты торышына контрольне көчәйттеләр

2017 елның 20 июне, сишәмбе

Конфедерация Кубогы алдыннан Казанда, шәһәрнең Киров районында (Осиново бистәсе) урнашкан атмосфера һавасы пычрануны контрольдә тоту буенча автомат станциянең яңартылган посты эшли башлады.Түбәндәге күрсәткечләр буенча хроматографик анализлар мөмкинлекләре киңәйтелде: бензол, этилбензол, изопроприл, фенол һәм стирол. “Хәзер республикада атмосфера һавасы пычрануны контрольдә тоту буенча 16 автомат станция урнаштырылган,- дип аныклады Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. – Бу Казанда урнашкан 4 станциянең берсе. Урын баштан ук очраклы гына сайланмады. Беренчедән, рәттән эре сәнәгать предприятиеләре урнашкан. Икенчедән, биредә төзелә торган “Салават күпере” торак комплексы. Безнең бурыч – атмосфера һавасы сыйфатын онлайн режимда күзәтү. Станция тулаем автоматлаштырылган, контроль шәхсән минем тарафтан һәм белгечләр тарафыннан, кабинетлардан чыкмыйча, өзлексез рәвештә гамәлгә ашырыла. Атмосфера һавасында теге яки бу матдәләрнең күләме арту турында мәгълүмат бик тиз килә”. Министр шулай ук контрольне көчәйтү турында карарның Казанда Конфедерация Кубогына әзерлек кысаларында кабул ителгәнлеген әйтте: “Экологик иминлекне тәэмин итү – безнең төп бурыч”.

Атмосфера һавасы пычрануны контрольдә тоту буенча автомат станция постлары Татарстан Республикасы территориясендә әйләнә-тирә мохиткә даими региональ экологик мониторинг оештыру максаты белән урнаштырылган. Алар атмосфера һавасы пычрану мониторингын күп кенә күрсәткечләр буенча автомат режимда тәүлек дәвамында һәм өзлексез гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирә,: азот оксиды, азот диоксиды, аммиак, күкерт диоксиды, сероводород, углерод оксиды, бензол, толуол, этилбензол, ксилоллар, чикле углеводородлар С1-С5 һәм чиксез углеводородлар (этен, пропен, бутен), парафин углеводородлары С6-С10, тузан, шулай ук метеопараметрлар (температура, дымлылык, атмосфера басымы, җил тизлеге һәм юнәлеше) һәм башкалар.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International