Аксубайда “Уяну” III экологик фестивале узды. Ул районда һәр елны үткәрелә һәм олылар һәм балалар арасыннан үзенә күпсанлы катнашучылар җәлеп итә торган традицион гаилә бәйрәменә әверелде. Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре катнашты. Фестиваль кысаларында үсеп килүче буынны экологлар сафына алу һәм район экологик конкурсларының җиңүчеләрен махсус бүләкләр белән бүләкләү тантанасы булды.
Шулай ук табигать турында китаплар һәм рәсемнәр күргәзмәсе булды, “Табигать бүләкләре”дигән күргәзмәдә күптөрле кайнатмалар күрсәтелде. Балалар өчен табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында интеллектуаль конкурслар, эшләнмәләр һәм рәсемнәр күргәзмәсе һәм “Матурлык – үз кулларыбыз белән” дигән мастер-класс оештырдылар. “Эко-рюкзак” мәйданчыгында теләгән һәр кеше яшь турист өчен кирәкле белемнәрен күрсәтә алды: палатка кую, эко-рюкзак җыю, үсемлекләрнең, гөмбәләр һәм җиләкләрнең төрләрен билгеләү.
Татарстан Республикасының беренче урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев исемендәге “Уяну” экологик фестивале халыкның игътибарын әйләнә-тирә мохитне, флора һәм фаунаны саклауга җәлеп итү максатында уздырыла.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте