Россиянең Табигать министрлыгы аучылык минимумы кертергә планлаштыра

2017 елның 20 июне, сишәмбе

Шундый таләпләрне эченә алган ““Ау турында һәм аучылык ресурсларын саклау турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган: www.regulation.gov.ru.

Аучылык билеты алырга дәгъва итүче гражданнарга Россиянең Табигать министрлыгы тарафыннан эшләнгән закон проекты белән аучылык минимумы таләпләрен белүгә тест формасында теоретик имтихан бирү бурычы беркетелә, тест үз эченә ау кагыйдәләре таләпләрен, ау вакытында куркынычсызлык техникасы таләпләрен, ау кораллары белән эш иткәндә куркынычсызлык таләпләрен, шулай ук кыргый хайванар биологиясе нигезләрен ала.

Моннан тыш Федераль закон проекты белән аучылык билетының гамәлдә булу срогын 10 ел белән чикләргә тәкъдим ителә.

Россия Табигать министрлыгы башлыгы Сергей Донской сүзләре буенча, аучылык билетының гамәлдә булу срогын чикләү дәүләт хакимиятенең вәкаләтле органнарына Россия Федерациясендә һәм аның һәр субъектында аучыларның чын саны буенча актуаль информация алу мөмкинлеге бирәчәк.

Закон проектын гамәлгә ашыру дәүләт хакимиятенең региональ органнарына әлеге тестны мөстәкыйль рәвештә үткәрергә һәм аның нәтиҗәләрен шикаятьләргә мөмкинлек бирәчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International