ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2017 ел
сишәмбе

“Казань-Арена” ЭКОстандартларга туры килә. Экспертлар эше нәтиҗәләре буенча, Казан стадионынына «РУСО. Футбольные стадионы» критерийларына туры килүнең “яшел” сертификаты бирелде. Спорт объекты Россия системасы кулланылган сертификацияне илдә беренче булып алды. Сертификация бирү энергия саклау, ресурс саклау һәм калдыклар белән рациональ эш итү ситемасын куллануны раслый – стадионда чүпне аерым җыю оештырылган, су куллану киметелгән. Янәшәдәге территориягә су сибү өчен, яңгыр суларын җыю системасы файдаланыла.


24
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Коммерциячел булмаган иреклеләр, волонтерлар оешмалары һәм берләшмәләренең, инициативалы иреклеләр төркемнәренең 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге лидерлары, җитәкчеләре һәм вәкиллләре “Россия иреклесе -2017” Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакырыла.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:


22
июль, 2017 ел
шимбә

Фантик арты фантик, шешә арты шешә, шулай итеп, Казанда Зәңгәр күлдә узган “Чиста яр” акциясендә катнашучылар 40 капчыклап чүп җыйдылар. Табигать саклау мероприятиесендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, “ЧИСТАБУЛЫР” яшьләр хәрәкәте активистлары һәм шәһәрнең табигый ресурсларга битараф булмаган кешеләре катнашты. Әйләнә-тирә мохитне саклауга аерым өлешне табигатьнең яшь сакчылары кертте.


21
июль, 2017 ел
җомга

“Яшел” стандартлар – өстенлекле. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре күчемсез милек объектларын проектлаштыру һәм төзү буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыра торган оешмалар белән, “Яшел” стандартлар куллану максатында, күп еллар дәвамыында аңлату эшләре алып баралар. Бүгенге көнгә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү мөмкинлеге бирә торган энергия саклагыч һәм ресурс саклагыч технологияләр 10 объектта кулланылган.

Автомобильләр чыгарган газларның әйләнә-тирә мохиткә ничек йогынты ясавы турында Буаның “Светофорик” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре сөйләде. Бу теманы нәтиҗәле үзләштерү өчен, экологлар балаларга гамәли занятие үткәрде. Россиянең ЭЭМ Татарстан Республикасы Буа районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә Идел аръягы идарәсе белгечләре балаларга газанализлагыч – газлар катнашмаларының сыйфат һәм микъдар составын билгели торган үлчәү приборы эшен күрсәттеләр.

Кама елгасында гомумтаралган файдалы казылмалар чыгаруны гамәлгә ашыручылар барлык таләпләрне үтиләр. Чистай районында урнашкан йөзү җайланмаларына рейд үткәргәннән соң, Татарстан Ресубликасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары бүген шундый нәтиҗәләрне атады. Судноларда экологлар җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензияләр булуны тикшерде.


20
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Конкурста катнашуга заявкалар саны күп булу белән бәйле рәвештә, шулай ук “яшел” икътисад кертү һәм экологик культураны үстерү мәсьәләләренең әһәмиятен исәпкә алып, заявкалар кабул итү һәм аларга экспертиза үткәрү срокларын озайту турында карар кабул ителде. Максаты Россия предпиятиеләренең энергонәтиҗәлелекне күтәрү өлкәсендәге башлангычларына этәргеч ясау, яңартыла торган кече һәм альтернатив энергетиканы үстерү, шулай ук җылыту системаларын аларның экологик характеристикасын яхшыртып модернизацияләү булган проектка Россия Табигать министрлыгы булышлык күрсәтә. Конкурс жюрие белән РФ Президентының Табигать саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов җитәкчелек итә.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казансу елгасының суы сыйфатын һәм яр буе торышын тикшерделәр. Су саклау зонасына экологлар аерым игътибар бирде, чөнки нәкъ җәйге чорда РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.42 маддәсе буенча закон бозулар теркәлә: Су объектының яр буе саклау полосасында, су объектының су саклау зонасында хуҗалык һәм бүтән төр эшчәнлекне гамәлгә ашыруның махсус режимын яисә эчәргә яраклы су һәм хуҗалык-көнкүреш су тәэминаты чыганакларын санитар саклау зоналары территориясендә хуҗалык һәм бүтән төр эшчәнлекне гамәлгә ашыру режимын бозу.


19
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Рус географик җәмгыяте 2017 елда яшьләрнең Исемле стипендияләрен алу хокукына конкурс игълан итте. 100 000 сум күләмендәге стипендияне алуга вузларның һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең 35 яшьтән өлкән булмаган студентлары, аспирантлары, докторантлары, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре дәгъва итә ала.

Конкурс ике номинация буенча уза:


18
июль, 2017 ел
сишәмбе

Мишә елгасы яр буйларының санитар хәлен карап чыгарга һәм яңа туристлык маршрутын өйрәнергә. Шундый максат белән Питрәч районында елга ярында табигать саклау ведомстволарының йөздән артык вәкиле җыелды. Татарстанда Россиядә Экология елы һәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елының экваторына багышланган ЭКОйөзү-2017 узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International