Автомобильләр чыгарган газларның әйләнә-тирә мохиткә ничек йогынты ясавы турында Буаның “Светофорик” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре сөйләде. Бу теманы нәтиҗәле үзләштерү өчен, экологлар балаларга гамәли занятие үткәрде. Россиянең ЭЭМ Татарстан Республикасы Буа районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә Идел аръягы идарәсе белгечләре балаларга газанализлагыч – газлар катнашмаларының сыйфат һәм микъдар составын билгели торган үлчәү приборы эшен күрсәттеләр. Бакча балалары белән бергә белгечләр берничә автомобильнең чыгарган газларындагы пычраткыч матдәләр күпме булуын үлчәделәр. Мероприятиедә катнашучылар тикшерү нәтиҗәләре буенча транспорт чараларының һава пычратучы төп чыганакларның берсенә әйләнергә мөмкин икәнлеген, шуңа күрә теләсә кайсы төр транспортта экологик нормаларны саклау мөһимлеген билгеләделәр.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте