Йөзеп барып кайту Татарстанның бөтен табигать саклау ведомстволарын берләштерде. Республикада Экология елының экваторын билгеләп үттеләр

2017 елның 18 июле, сишәмбе

Мишә елгасы яр буйларының санитар хәлен карап чыгарга һәм яңа туристлык маршрутын өйрәнергә. Шундый максат белән Питрәч районында елга ярында табигать саклау ведомстволарының йөздән артык вәкиле җыелды. Татарстанда Россиядә Экология елы һәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елының экваторына багышланган ЭКОйөзү-2017 узды. Маршрутның гомуми озынлыгы – 15 км. “Экологик йөзеп бару инде яхшы традициягә әйләнеп бара, - диде Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. – Узган ел ул Су саклау зоналары елына багышланган иде, быел – Экология елына. Беренче чираттагы бурыч – яр буйларының санитар хәлен тикшерү һәм су объекты торышына аналитик контроль. Анализ үткәрү өчен, бөтен маршрут буенча табигый су алына. Бүген без Татарстан табигатенең, кече елгаларыбызның матурлыгын бәяләдек, чиста ярлар, чиста елга күрү аеруча рәхәт – бу Татарстан халкының экологик культурасы үсү турында сөйли. Хәзер безнең бурыч – киләчәктә экотуризм үсә алсын өчен экологик балансны, су объектларының чисталыгын саклау”.

Экологик йөзеп баруның төп бурычларыннан берсе – Татарстанның дәүләткүләм фондын тәшкил итә трган кече елгаларга җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү дип саный РГҖнең Татарстан Республикасындагы региональ бүлекчәсе рәисе Дмитрий Шиллер: “Кечкенә елга – зур елганың бер өлеше ул – Татарстанның байлыгы. Экологлар – ак рыцарьлар, алар әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын гына контрольдә тотып калмыйлар, ә үз гамәлләре белән табигать саклау эшенә гаять күп кешеләрне җәлеп итәләр”.

Йөзеп бару Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан Рус географик җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе белән берлектә оештырылган. Анда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария идарәсе җитәкчеләре, Питрәч районы администрациясе, Татарстан Республикасы табигать саклау ведомстволары вәкилләре катнашты.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International