Табигатькә зыян китерелмәгән. Суда ГФК чыгару экологларның аерым контролендә

2017 елның 21 июле, җомга

Кама елгасында гомумтаралган файдалы казылмалар чыгаруны гамәлгә ашыручылар барлык таләпләрне үтиләр. Чистай районында урнашкан йөзү җайланмаларына рейд үткәргәннән соң, Татарстан Ресубликасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары бүген шундый нәтиҗәләрне атады. Судноларда экологлар җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензияләр булуны тикшерде. Идел-Кама идарәсе инспекторлары йөзү җайланмасының ГЛОНАСС спутник навигациясенә тоташкан булуына аерым игътибар бирделәр, ул хәзерге вакыт режимында судноның урнашуына мониторинг үткәрергә һәм аның күчеп йөрүен контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Барлык тикшерелгән йөзү җайланмаларында да әлеге навигация бар. “Бу механизм ярдәмендә һәр судноның чикләрен on-line режимда күзәтеп кенә калмыйча, чиктән чыгып казылмалар чыгаруны да контрольдә тотарга мөмкин. Аппаратның булмавы җир асты байлыкларына зыян китерергә мөмкин, чөнки суда файдалы казылмалар чыгаруның анык чикләре булмаячак. Рейд җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның, ГФК чыгарганда, барлык кагыйдәләрне үтәвен күрсәтте, алар табигый ресурсларга зыян китермиләр”,- диде Идел-Кама идарәсе инспекторлары.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International