Экологлар Казансу елгасы акваториясе буйлап рейд үткәрделәр

2017 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казансу елгасының суы сыйфатын һәм яр буе торышын тикшерделәр. Су саклау зонасына экологлар аерым игътибар бирде, чөнки нәкъ җәйге чорда РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.42 маддәсе буенча закон бозулар теркәлә: Су объектының яр буе саклау полосасында, су объектының су саклау зонасында хуҗалык һәм бүтән төр эшчәнлекне гамәлгә ашыруның махсус режимын яисә эчәргә яраклы су һәм хуҗалык-көнкүреш су тәэминаты чыганакларын санитар саклау зоналары территориясендә хуҗалык һәм бүтән төр эшчәнлекне гамәлгә ашыру режимын бозу. Үзәк ТИ башлыгы урынбасары Айрат Шиһапов сүзләре буенча, быел Казансу елгасы яр буенда патрульләр барышында әлеге маддә буенча 105 закон бозу очрагы теркәлгән, ә тулаем республика буенча бу сан 500гә җиткән.

Моннан тыш экологик рейд кысаларында аналитик контроль буенча махсуслаштырылган үзәк инспекция белгечләре, токсинлы һәм пычраткыч матдәләр булуын билгеләү өчен, табигый су пробаларын алдылар. Казансу елгасында су сыйфаты мониторингын Татарстанның Экология министрлыгы белгечләре даими нигездә алып бара. Бүгенге көндә Казансуда пычраткыч матдәләрнең артып китүе күзәтелми, табигый суның сыйфаты билгеләнгән нормаларга туры килә. “Сулыкка пычранган агынты суларның эләгүенә юл куймау Министрлыкның бурычларыннан берсе булып тора, - диде Татарстанның экология министры Фәрит Габделганиев. – Чөнки нәкъ менә сулыкларга антропоген йогынты зәңгәр-яшел суүсемнәрнең артуына сәбәп булып тора, алар черегендә токсинлы, бу балыкларның үлеменә китерергә мөмкин. Хәзер Экология министрлыгы белгечләре шундый суүсемнәр белән көрәш буенча актив эш алып бара. Моның өчен сулыкны кислород белән баету өчен махсус җиһазлар алынды – аэратор һәм ультратавыш, алар инде Казан сулыкларының берсенә урнаштырылды”.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International