“Казань-Арена” ЭКОстандартларга туры килә. Экспертлар эше нәтиҗәләре буенча, Казан стадионынына «РУСО. Футбольные стадионы» критерийларына туры килүнең “яшел” сертификаты бирелде. Спорт объекты Россия системасы кулланылган сертификацияне илдә беренче булып алды. Сертификация бирү энергия саклау, ресурс саклау һәм калдыклар белән рациональ эш итү ситемасын куллануны раслый – стадионда чүпне аерым җыю оештырылган, су куллану киметелгән. Янәшәдәге территориягә су сибү өчен, яңгыр суларын җыю системасы файдаланыла.
Сертификация кысаларында комиссия тарафыннан башкару документацияләре һәм техник документацияләр, гамәлдәге эксплуатация анализланды, электр энергиясен, су һәм җылылыкны куллану һәм экономияләү дәрәҗәсе, объектның аз мобильле төркемнәр өчен үтеп йөрерлек булы һәм башка күп кенә факторлар бәяләнде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әйләнә-тирә мохитнең пычрануын булдырмауны тәэмин итә торган “яшел” стандартлар объектны проектлаганда һәм төзегәндә үк кулланылган иде.
Төп бурыч – табигый ресурсларны саклау һәм, тотрыклы үсешкә ирешү өчен, алар белән идарә итү, нәтиҗәдә бу спорт чараларын оештыруга һәм үткәрүгә энергия тотуны киметүгә китерергә тиеш.
Исегезгә төшерәбез, Казан футбол буенча дөнья чемпионаты-2018дә катнашучы шәһәрләр исәбенә керде. Заявка китабында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлек өлкәсендә киң йөкләмәләр билгеләнгән иде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте