Татарстанның Экология министрлыгы Экология елында “яшел” стандартлар һәм технологияләр кертүне популярлаштыру буенча эшне көчәйтте

2017 елның 21 июле, җомга

“Яшел” стандартлар – өстенлекле. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре күчемсез милек объектларын проектлаштыру һәм төзү буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыра торган оешмалар белән, “Яшел” стандартлар куллану максатында, күп еллар дәвамыында аңлату эшләре алып баралар. Бүгенге көнгә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү мөмкинлеге бирә торган энергия саклагыч һәм ресурс саклагыч технологияләр 10 объектта кулланылган. Татарстанда моның яхшы үрнәкләре – югары технологияләр шәһәре Иннополис, “Современник” торак комплексы, эконом-класслы “Красное Яблоко” торак йорты, “Химград” Технополисы территориясендәге энергиясаклаулы йорт, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ фәнни-техник үзәге, “Сувар Плаза” комплексы, “ГоркиПарк” һәм башкалар.

“Казань Арена” футбол стадионын “РУСО. Футбол стадионнары” ирекле сертификация системасында яшел (экологик тотрыклы) стандартларга туры килүгә сертификацияләү буенча масштаблы эш алып барылды. Җәйге Универсиада -2013нең төп объекты Татарстан Республикасындагы барлык эре спорт чараларын үткәргәндә кулланыла. Сертификация кысаларында техник һәм эксплуатацияләү документлары, стадионның энергетик һәм социаль эффективлыгы, объектның халыкның аз мобильле төркемнәре өчен үтәрлек булуы, чүпне аерым җыю оештырылган булу, электр энергиясен, суны экономияләү факторлары һәм тагын күп нәрсәләр анализланды. Сертификат бирү “Казань Арена” стадионында энергия саклау, ресурслар саклау, калдыклар белән эш итү өлкәсендә, шулай ук әлеге мәсьәләләр буенча халыкка мәгълүмат бирү өлкәсендә тотрыклы үсешнең халыкара принципларына туры килә торган юл кулланылганын раслый.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International